Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Универсиада авылында республиканың медицина учреждениеләренә автомобильләр белән тәэмин итү өчен сертификатлар тапшырды.
Зеленодольск район үзәк хастаханәсене өчен - «Газель Некст» һәм «УАЗ» автомобильләре тапшырылды.
Яңа машиналар хастаханәләрнең көндәлек эшенә җәлеп ителә. Аерым алганда, алар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, пациентларны медицина учреждениеләренә ташу, ерак торак пунктларда яшәүчеләрне диспансеризацияләү, дарулар китерү, тикшеренүләр өчен материаллар ташу өчен кулланылачак.