Журналистлар гимназистларда кунакта

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

5 нче гимназиядә "Салават Күпере" балалар журналының һәм «Сабантуй» журналының баш мөхәррирләре урынбасары килде.

Кече сыйныф укучылары кунакларны туган телләрендә җырлар һәм шигырьләр белән җылы каршы алдылар.

Гөлназ Зыятдин кызы һәм Руфия Рифгат кызы укучылар арасында кызыклы викторина үткәрделәр һәм «Сабантуй» белән «Салават Күпере» журналларын приз буларак тапшырдылар.

 

Эльза Сабирҗанова

#медиаточкаяшьхәбәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International