"Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.
Минтимер Шәрип улының хезмәт биографиясе туган җиргә һәм аның халкына мәхәббәт белән сугарылган. Аның исеме белән милли, мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне торгызу процесслары бәйле: Татарстанның тарихи энҗесе - Зеленодольск районының Зөя утрау-шәһәре, яктылык һәм игелек урыны булып саналучы Бөек Болгар.
Безнең республикада төрле конфессияләр һәм милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Бу һәм башка күп кенә казанышларның нигезен талантлы сәясәтче һәм җитәкче - Минтимер Шәрипович салган, ул безнең һәрберебез өчен үрнәк булып тора!
Бәйрәм белән, Минтимер Шәрипович! Туган көнегез белән! Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек телим. Гаиләгезнең һәм Татарстан Республикасы халкының җылысы һәм ярдәме сезгә иҗади көч, илһам бирсен!"
Зеленодольск муниципаль районы башлыгы,
Зеленодольск шәһәре мэры
М. П. Афанасьев