90 яшендә Георгий Семенович актив тормыш рәвеше алып бара. Үз өендә башкача булдыра да алмый.
- Ул түбәдән карны да үзе ташлый! Яздан көзгә кадәр бакчабызда бәрәңге, кәбестә, кишер үстерәбез. Гоша минем зур ярдәмчем!- дип, хатыны Галина Михайловна горурланып сөйли.
Алар инде 64 ел бергә.
- Зеленодольскийда 1958 елда Гәрийдә безнең клубта таныштык. Георгий гармунда уйнады, ә Галина дус кызлары белән бию кичәсенә килгән иде. Очрашудан соң гашыйклар инде аерылышмады.
Георгий Семеновичның хезмәт юлы Серго исемендәге завод белән тыгыз бәйләнгән – биредә ул 45 ел дәвамында 6 нчы цехта эшләгән. Бүген туган заводын җылы сүзләр белән искә ала һәм серговчаннарга сәлам тапшыра.
Катиннарның 4 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Бүген килене Вера белән бергә бәхетле парлар бәйрәм менюсы турында уйлый, ә инде иртәгә бөтен зур гаилә Гоша бабасы янында зур өстәл артына кунакка җыелачак. Бу бәхет түгелме?