18-20 нче гыйнварда Казанда тимераякта шуу спорты буенча ярышлар узды. Аларда 7 нче мәктәпнең 10А сыйныф укучысы Андрей Косарев (беренче фотода — кызыл киемнән) катнашты.
Ярышлар берничә этапта үтте. Аларның нәтиҗәләре буенча Андрейның түбәндәге нәтиҗәләре булды:
500 метрлык дистанциядә - 2 урын;
3000метрлык дистанциядә - 1 урын;
1500 метрлык дистанциядә -1 урын;
5000 метрлык дистанциядә -1 урын;
10 әйләнешкә Масстарт -1 урын;
Барлык нәтиҗәләрнең суммасы - 1 урын.
- Мин алган нәтиҗәләргә бик шат, Татарстан Республикасы чемпионы статусына ирешү өчен тырышып әзерләндем. Алга таба да эшләячәкбез, чөнки һәрвакыт омтылырлык нәрсәләр бар, — дип шәрехләде уңышын Андрей.
Иван Афанасенко