Казанда РФ спорт министры Олег Матыцин һәм ТР премьер-министры Алексей Песошин катнашында ТР Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Коллегиядә Зеленодольск районында спортны үстерү һәм яңа объектлар булдыру, шул исәптән, Васильевода «Дулкын» бассейны ачылышы да уңай билгеләп үтелде.

«ТРның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре» исеме белән бүләкләү тантанасында 2 нче Васильево спорт мәктәбе тренеры Ралиф Шәрәфиев бүләкләнде.

Зеленодольск районының «Сәләмәтлек» авыл Спартакиадасында катнашып II урынны алуы өчен бүләкне ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Старостинга тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International