Тавыш бирүнең беренче туры нәтиҗәләре буенча бөтен илдән сиксән объект сайланып алынды. 1 июльдә старт алган икенче турына Татарстаннан бер объект – Кол Шәриф мәчете сайлап алынды.
Кол Шәриф мәчетенә тавыш бирү өчен, http://10russia.ru/object_15 адресын җыеп “Тавыш бирү” опциясен өч тапкыр басарга кирәк. Яки 1880 номерына 15 тексты белән СМС җибәрергә була. Көн саен тавыш бирергә мөмкин.