Ике айлык тәнәфестән соң фатирларга кайнар су бирелү көннең төп яңалыгы булды. Бер караганда бу тема актуальлеген югалтты да кебек. Әмма ни өчен кайнар суның вакытында бирелмәве “кайнар” тема булып кала бирә.
Зеленодольскида яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен 104 процент түләгән, ягъни элек җыелып килгән бурычның да бер өлешен каплап куйган. Бурычны түләүдә Васильево халкы аеруча актив. Биредә 111 процент түләүгә ирешкәннәр. Осиновода – 106 процент.
– Бурычны түләттерү буенча безнең хезмәткәрләр күп эшләде, әмма мактанырга иртәрәк, – дип сөйли Олег Анисимов, – чөнки эшнең иң катлаулысы әле алда. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли алмаучылар белән эшләргә кирәк булачак безгә.
Хәзер коммуналь өлкәдә эшләүчеләр ягу сезонына әзерлек эшләре белән мәшгуль. Күп кенә йортларның кышка әзерлеге паспорты әзер түгел. Бу бигрәк тә Норлат, Зөя, Раифа, Өтәшкә авыл җирлекләренә карый.
Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин: Зеленодольский һәм башка районнарга бурычлары булу сәбәпле газ бирүне чикләгәч, бер шарт куелды – хезмәтләр өчен йөз процент түләргә. 96-98 процент урынына җыю сигез ел эчендә 120 миллион сум китереп чыгарды. Соңгы ике айда 80 млн сумны каплый алдык. Калган бурычны дүрт айга реструктуризациялђәү инициативасын республика яклап чыкты. Бу атап кителгән айларда тиешле акчаларны түләп барып, бурычны кайтарырга тиешбез дигән сүз. Эш күп булачак. Кичә шәһәр һәм районда ике котельныйны эшләтеп җибәрдек. Район џһәм шәһәр кайнар су белән тәэмин ителде. Зеленодоллылар шуны истән чыгармасын: коммуналь хезмәтләр өчен төгәл вакытында һәм тулысынча түләргә кирәк булачак. Бу таләп һәр кешегә кагыла.