“Гараж амнистиясе" турындагы канун эшли башлаганнан бирле - 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 декабренә кадәр - Татарстан Росреестры тарафыннан 6 199 объект теркәлгән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Росреестры элеккечә үк Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе булып тора.
2022 ел нәтиҗәләре буенча теркәлгән гараж билгеләнешендәге объектлар һәм алар астында урнашкан җир кишәрлекләре саны буенча Татарстанда Казан (1 313) һәм Яр Чаллы шәһәрләре, районнар арасында Әлмәт (1 179) һәм Чистай (602) районнары лидер булды.
«Гараж амнистиясе» турындагы законда каралган кагыйдәләр буенча, бер елдан артык вакыт эчендә Татарстанда 2 943 җир кишәрлеге һәм 3 256 гараж билгеләнешендәге объект теркәлгән. Безнең ведомство даими нигездә мөрәҗәгать итүчеләр, шулай ук җирле үзидарә органнары белән методик һәм аңлату эшләрен дәвам итә. Татарстанлылар шулай ук «Гараж амнистиясеннән» киләсе дүрт ел дәвамында актив файдаланырлар дип көтәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
"Хакимият органнары, гражданнар һәм кадастр инженерлары арасында хезмәттәшлекне гадиләштерү өчен Әлмәт районының җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты тарафыннан объектларны дөрес рәсмиләштерү, гаризалар бирү ысуллары һәм кертелә торган документларны комплектлау өчен үзара очрашулар оештырылды һәм үткәрелде. Бу безнең районда «Гараж амнистиясе»н җибәрүне тизләтергә һәм уңышсызлык санын киметергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, гаражлар һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча халыкны аерым кабул итү оештырылды. Шулай ук гражданнарга «Гараж амнистиясе» буенча объектларны рәсмиләштерү өчен документлар эзләүдә ярдәм күрсәтелә, - дип аңлатма бирә Әлмәт муниципаль районының җир мәсьәләләре, муниципаль контроль буенча рәис урынбасары Татьяна Кузьмина.
Игътибар итегез! Гаражны һәм җир кишәрлеген милеккә бушлай рәсмиләштерү өчен гражданнар җирле үзидарә органына гаражга ия булу фактын раслаучы теләсә кайсы документ кушымтасы белән гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Гади һәм үтемле формада гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга кирәклеген этаплап сөйләүче җентекле инструкция Татарстан Росреестрының rosreestr.tatarstan.ru сайтында "Эшчәнлек" бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте