Зеленодольск районы халкы өчен Роспотребнадзор идарщсе консультация үткәрәчәк

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге халыкка кулланучылар хокукларын һәм кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча консультация бирүне дәвам итә.

Консультация барышында мөрәҗәгать иткән кулланучыларга, сатучыларга яки хезмәт күрсәтүчеләргә дәгъваларны дөрес итеп төзүдә, гамәлдәге кулланучылар проблемаларын карауда ярдәм күрсәтеләчәк, бүгенге көннең законнары нормаларына аңлатмалар биреләчәк.

Әлеге чара 2023 елның 31 гыйнварында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Зеленодольск районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге филиалы бинасында, ТР, Зеленодольск шәһәре, Первомайская урамы, 14 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International