Бүген Зеленодольск муниципаль районының Мактаулы гражданины, КПССның элеккеге Беренче секретаре Хәмит Кирам улы Хәйретдинов туган көнен билгеләп үтә

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

     "Туган көнегез белән чын күңелемнән котлыйм!

Сез - безнең алтын фонд, көчле җитәкченең чын үрнәге. Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез һәм зирәклегегез нәтиҗәсендә сез Зеленодольск халкы арасында лаеклы абруй казандыгыз, үзегезнең исемне мәңгегә Зеленодольск һәм Татарстан Республикасының данлы тарихына язып куйдыгыз!"

       Хәмит Кирамовичны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев котлады.

 

       Хәмит Кирам улы Зеленодольск шәһәрен һәм Зеленодольск районын 12 ел җитәкли (1983-1994 еллар). Бу елларда машина төзелеше заводы төзелде, чистарту корылмаларының икенче чираты һәм Көнбатыш су алу җайланмалары, балалар хастаханәсе, бала тудыру йорты,  9 нчы мәктәп , 1 нче мәктәпкә янкорма, укыту-сәнәгать комбинаты, «Маяк» спорт базасы , Тынычлык микрорайонындагы һәм Әйшәдәге сәнгать мәктәпләре, Октябрьский, Осиноводагы музыка мәктәпләре, Васильеводагы балалар сәнгать мәктәбе, Константин Васильев музее сафка бастырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International