Зеленодольск «Җиңүчеләрнең законнары: 100 баллык биеклеккә ирешүнең иң яхшы серләре» республика акциясендә катнашты

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Имтиханнар - 11 сыйныф укучысы тормышында мөһим чор. Акыл көче, белем - бу укучыларга кирәк булган бар нәрсә түгел. Моннан тыш, яхшы психологик әзерлек кирәк, анда ата-аналар, укытучылар һәм мәктәп психологы ярдәм итә ала.

Мәсәлән, күп профильле М. В. Ломоносов исемендәге 18 нче номерлы лицееның актлар залында, быелгы 11нче сыйныф укучылары, БДИда максималь балл җыйган укучылар белән очрашты

Әйтик, Екатерина Еремина (рус теле - 100 балл) укучыларга пробникларны ешрак язарга киңәш итте, ул чакта имтихан атмосферасын тою җиңелрәк булачак.

Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына үз киңәшләрен 100 баллга укучыларын әзерләгән төрле мәктәп укытучылары да бирде.

- Үз уңышыңа ышан, ул чакта уңыш сиңа ышаныр, - дип киңәш бирде егет-кызларга тагын бер йөз балл җыйган Алисә Карпова.

Эльза Сабирҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International