Зеленодольскийда "Беренчеләр хәрәкәте"

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Зеленодольскийда балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» беренчел бүлеген ачтылар.

Татарстан Республикасында бу Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең беренче бүлеге. Бүлекнең эш мәйданчыгы итеп Ломоносов исемендәге 18 нче лицей, медицина һәм механика көллияте сайланды.

Ачылыш тантанасында ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

- Минемчә, безнең яшьләр иң яхшысы һәм креативы! Укучылар сыйфатлы белем һәм күпкырлы үсеш мөмкинлеге алалар. Ышанам, мондый проектлар ярдәмендә алар максималь көндәшлеккә сәләтле кешеләр була алачак һәм үзләрен барлык өлкәләрдә дә дә күрсәтә алачак, - дип билгеләде муниципалитет башлыгы.

«Беренчеләр хәрәкәте» балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү, аларның һөнәри ориентациясе, ялын оештыру һәм һәрьяклап үсү өчен тигез мөмкинлекләр тудыру максатыннан оештырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International