Бүген ТР Президенты Рөтәм Миңнеханов Зеленодольскида капиталь ремонт ясалган “Родина” мәдәният сараен тантаналы ачуда катнашты.
“Родина” мәдәният сарае - шәһәрнең мәдәни үзәге. Ул Бөек Ватан сугышы елларында төзелгән һәм ачылган.
2012 елның июнендә ТР Президенты ярдәмендә биредә капиталь ремонт башланып китте. 95,3 млн сумлык эш башкарылды. Зеленодольск муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин белдергәнчә, “Родина”га икенче сулыш өрелде.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов: “ Киләсе елда “Родина” ачылуга 70 ел тула. Юбилей алдыннан шундый эш башкардык, бу бик кирәк иде, чөнки Зеленодольск - талантлар шәһәре”, - дип белдерде.
Мәдәният сарае директоры Елена Антоновага символик ачкыч тапшыргач, Президент сарайны карап чыкты һәм биредәге сугыш һәм хезмәт ветераннары белән аралашты. Ветераннар мәдәният сараеның яшәрүен билгеләделәр һәм элек монда шулай ук мәдәни тормыш кайнап торуын искә төшерделәр.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк: реконструкциядән соң бирегә 2007 елда оешкан музыкаль театр кире кайтты. Мәдәният сараенда барлыгы 8 студия эшләп, анда барлыгы 500 бала шөгыльләнә.
Р.Миңнеханов “ Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика акциясенә старт бирде. Соңыннан ул “Горький исемендәге завод” ААҖ төзегән йортта булды.