Инде икенче ел рәттән Зеленодольск музыка театрында шәһәр һәм районның барлык студентлары өчен концерт уздырыла.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Старостин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков катнашты.
- Минемчә, бу иң җиңел, иң күңелле һәм иң яшь бәйрәм! Сессиянең "Бик яхшы" билгеләренә генә бирелүен телим, укытучылар һәрвакыт ягымлы булсыннар, ә студент тормышы иң матур вакыт буларак истә калсын! Күңелле танышулар, тугры дуслар, бәхетле мәхәббәт, зур стипендияләр һәм күңелле каникуллар! –дип, студентларны Александр Старостин котлады.
Быел концерт программасы бай булды, студентлар коллективлары һәм активистлар вокаль һәм хореографик номерлар белән чыгыш ясады. Студентлар өчен сюрпризларның берсе - укытучыларның күңелле җыр белән мхсус чыгышы булды.
Иң яхшылар грамоталар, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.