5 нче гимназиядә «Аулак өй-баттл» узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

“Аулак өй-баттл” төбәкара проекты яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын  җиткерергә тиеш, ул Татарстанның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә мәктәп укучыларының, студентларның, иҗтимагый оешмаларның әдәби баттлы форматында уза.

"Mediana" журналистикасы мәктәбе шәкерте Камиля Ямбушева үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:

- “Аулак өй-баттл” ярышларында укучылар татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, онытылган халык уеннарын искә алдылар. 7-9 нчы сыйныф укучылары Арча шәһәреннән килгән танылган шагыйрьләр, тел, әдәбият өлкәсендәге галимнәр белән аралаштылар.

Проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы журналистлары берлеге әгъзасы, “Өч өем” журналы мөхәррире - Сәрия Закирова.

Әдәби ярыш халык җырлары  белән үрелеп барды. Бу очрашу әдәбият сөючеләрнең йөрәкләрендә җылы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International