6 нчы февраль кичендә, төнлә һәм көндез Зеленодольск районы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда - төнлә һәм 7 февраль иртәсендә).
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә тырышыгыз.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Машинада томанда хәрәкәт иткәндә кискен борылышлардан, алдагы машинаны узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны яшерүен исәпкә алу мөһим - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен тормозлардан качарга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биргән буласыз. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска, чөнки машинаның тормоз юлы кискен тормоз аркасында шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә кирәк. Яктылык кайтаручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла-казага очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96