Зеленодольск шәһәр прокуратурасында кабул итү 8.00 дән 12.00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Максат - эшкуарларга хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның прокуратура органнарына шәхси мөрәҗәгатькә хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.
Шундый ук чара һәр айның беренче сишәмбесендә түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Зеленодольск шәһ., Шевченко урамы, 1 й.
Үзең белән шәхесне (паспорт) раслаучы документ булырга тиеш.
Белешмәләр өчен телефон: 6-67-30.