Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елда 7 нче февральдән 17 нче февральгә кадәр «Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме» буенча социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә
Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының финанс белеме дәрәҗәсен өйрәнү һәм финанс хезмәтләреннән файдалану дәрәҗәсен бәяләү максатларында уздырыла.
Социологик тикшеренү онлайн рәвештә Министрлыкның рәсми сайтында "Эшчәнлек" бүлегендә, "Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштырулар" бүлекчәсендә анкета сораштыруын үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла. Сораштыруга сылтама:
https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya--6541009.htm
Сораштыруда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр) катнаша ала. Тикшеренү нәтиҗәләре җыелма рәвештә файдаланылачак.