Валентина Ивановна Паракова Түбән Карамалы бистәсендә яши, үзенең хезмәт эшчәнлеген ул биредә башлаган һәм тәмамлаган. 1951 елдан 1954 елга кадәр Зөя дәүләт итек фабрикасында киез итек катальщигы булып эшләгән, ә 1991 елга кадәр Зөя ит комбинатында хезмәт куйган.
Валентина Ивановнаның ике улы, оныклары һәм оныкчыклары аның турында кайгырталар һәм игътибардан читкә җибәрмиләр.
Зеленодольск районы башлыгы исеменнән юбилярны Түбән Карамалы бистәсе җирлеге башлыгы Айрат Гыйниятов котлады, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм җан җылысы теләде.