Чара Росреестрның 15 еллыгына багышланган һәм берьюлы илнең барлык төбәкләрендә узачак, шул исәптән Татарстанда да.
Зеленодольск районы халкы үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирә алачак.
Шалтыратулар 14 - 17 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, сез түбәндәгеләрне белә аласыз:
- җир кишәрлекләренә, йортларга, фатирларга һәм башка объектларга хокукларны ничек теркәргә;
- күчемсез милекне ничек дөрес сатып алырга яки сатарга;
- ничек итеп «гараж» яисә «дача амнистиясеннән» файдаланырга;
- Элек барлыкка килгән хокукларыңны теркәү нигә кирәк?
- күчемсез милеккә хокукларны теркәгәндә нинди очракларда нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк;
- үз күчемсез милегемне мошенниклардан ничек сакларга һәм башка бик күп нәрсәләр.
Кайнар линия буенча белгечләрнең консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре дә алырга мөмкин.