Жюри өч коллективның да номерларын лаеклы бәяләде, балаларның техникасын, артистлыгын һәм спектакльләрнең матурлыгын билгеләп үтте. Мин коллективның урта төркеме составында биим.
"Ниточки" биюе вакытында без милли татар орнаменты белән киндер чыгардык. Иң кечкенәләре "Кудрявчик" биюе белән яндырдылар, ә өлкәннәре сәхнәдә чын рус ярминкәсе оештырдылар. Шунысы куанычлы, безнең республикада шундый конкурслар уза, алар тормышны кызыклы итә һәм үз талантын ачарга мөмкинлек бирә.
Сәида Хузина, "Mediana" журналистика мәктәбенең юнкоры