Конкурсның максаты - проектларга ярдәм итү, яшьләрне Татарстан Республикасының социаль һәм икътисадый тормышында актив катнашуга җәлеп итү, яшь гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләр яшьләр сәясәте өлкәсендә проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр грант рәвешендә ярдәм алачак.
Гаризалар 2 нче мартка кадәр "Минем субсидияләр" мәгълүмат системасы аша кабул ителә: https://subsidiya.tatarstan.ru/landing