Акциядә көллиятнең барлык төркемнәре катнашты: калай банкалар һәм катыргы җыйдылар. Волонтерлар һәм студентлар, өйрәтүче роликны карап, МХОда катнашучы татарстанлылар өчен окоп шәмнәре әзерләделәр. Мондый шәмнәр сугышчылар өчен алыштыргысыз: алар озак яна һәм төтен дә калдырмый, алар ярдәмендә җылынырга, ашарга һәм су җылытырга мөмкин. Барлыгы 100 дән артык шәм әзерләнгән.