Агросәнгать комплексында экспортка юнәлеш алган проектларны гамәлгә ашыручы экспортерлар һәм инвесторларга ярдәм турында

2023 елның 10 феврале, җомга

Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүнең өстенлекле һәм перспективалы юнәлешләреннән берсе – Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау. Экспортны үстерү чимал базасы булуга һәм тирән эшкәртүгә, продукция ассортиментын, әзер продукцияне җитештерү күләмнәрен һәм сыйфатлы характеристикаларын киңәйтүгә юнәлдерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен саклау буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле.

2022 нче ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 417 млн долларга, 2021 нче ел дәрәҗәсенә карата 6,9 процентка үскән. «Хәләл» продукция экспорты аерым юнәлеш булып тора. 2020 нче елдан башлап продукциянең бу категориясе 2,6 тапкырга 6,5 млн. долларга кадәр арткан.

Агросәнәгать комплексы продукциясен дөньяның 54 иленә җибәрү географиясе белән тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучыларның 160ы экспортлый.

Россия Федерациясе территориясеннән экспорт йөкләрен планлы үстерү максатларында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте инициативасы белән АСКда экспортка юнәлеш алган проектларны гамәлгә ашыручы экспортерларга һәм инвесторларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителде. Алар буенча мәгълүмат кушымтада китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International