Мондый дәрәҗәдәге ярышлар Зеленодольск районында беренче тапкыр уздырыла. Бүген Россия кинология федерациясенең чемпионаты узды, Зеленодольск, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Рязань, Новосибирск шәһәрләреннән 30 лап кеше катнашты. Чарада ТР Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева, ТР буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
- Безнең өчен бу чара бик мөһим, биредә фикердәшләр, хайваннарны яратучы һәм үз эшләре белән мавыгучы кешеләр клубы җыелган, бу яшь буынга үрнәк. Мин ышанам, бу ярышлар традицион булачак һәм елдан-ел аларның масштабы артачак. Без үз ягыбыздан ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Барыгызга да уңышлар телим! - дип сәламләде муниципалитет башлыгы
Узышларда самоедлар, хаски, доберман һәм токымсыз этләр катнашты.