Башкарма комитет хезмәткәрләре аларны гаилә тормышының күркәм датасы, энҗе туйлары белән котладылар һәм истәлекле бүләк, рәхмәт хаты тапшырдылар. 30 ел буе үзара аңлашуда һәм татулыкта, мәхәббәттә һәм хөрмәттә яшәү җиңел түгелдер. Ләкин алар яшәгәннәр, бу олы юлны үтеп, шундый ук шат күңелле, бер-берсенә гашыйк булып, канатлы хыяллар биеклегендә кала алганнар.