Депутатлар һәм халык алдында бер ел эчендә башкарылган эшләр турында Васильево шәһәр тибындагы бистәнең Башкарма комитеты җитәкчесе Матвеев Вячеслав Иосифович хисап тотты. Ул бистәнең үсеше, төзекләндерү, программалар эше турында җентекләп сөйләде. Утырышта яңгыраган сораулар күбесенчә ТКХ өлкәсенә кагыла иде. Көн тәртибенең бер пункты бистәнең актив кешеләрен бүләкләү булды.