Василий Иванович Майоров Апас районы Янгильдино авылында туган. 1955 елда Идел буе фанера заводына кран моторчысы булып транспорт цехына кабул ителә. 1990 елдан агач эшкәртү комбинатында фанер җитештерүдә заточник булып эшли, 2002 елда пенсиягә чыга.
Зеленодольск районы башлыгы исеменнән Василий Ивановичны юбилее белән котладылар, ныклы сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.