Татарстанда 8 кече шәһәр җәмәгать пространстволарының яңа паркларын булдыруга грант ала алачак.
Быел республика данын Зөя каласы, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск, Минзәлә, Тәтеш һәм Нурлат шәһәрләре яклаячак.
Катнашучы территорияне сайлау буенча тавыш бирү бүген башлана. Ул 24 февральгә кадәр http://park.tatar/mg2023 сайтында дәвам итәчәк.
Җиңгән очракта 2024-2025 елларда Зөя каласында яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк.
Катнашырга өлгерегез!