Зеленодольск районында бөртеклеләрне урып-җыю темпы узган елгыдан калыша

2013 елның 5 августы, дүшәмбе
Игенчеләр өчен иң кызу вакытлар: Зеленодольск районы  авыл хезмәтчәннәре һәр матур көннең кадерен  белеп калырга ашыга, чөнки урак темпы узган елгыдан калыша. 
Район кырларында 3940 гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп суктырылган. Тулаем җыем 8751 тоннаны тәшкил итә. Уңыш гектарыннан 21,8 центнер чыга.ЗМР авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре, яңгырларга карамастан, район игенчеләре кыр эшләрен вакытында төгәлләр, дип ышандыра. 
Киләчәк уңышка нигез салу эшләре дә тулы куәтенә бара: 5200 гектар мәйдан көзге чәчүгә әзерләп куелган, бу планлаштырылганның 49 проценты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International