Осиново авылында хисап сессиясе узды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Осиново авылында еллык хисап сессиясе узды. Ул безнең 23 район җирлекләре арасында йомгаклау өлеше булды.  Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграмм - каналында һәр авыл җирлегенең үз үзенчәлекләре, стиле, гореф - гадәтләре булуы турында билгеләп үтте (https://t.me/mihailafanasev/375)

Әмма аларның барысын да иң матуры - балаларыбызның талантлары берләштерә. Рәссамнар, музыкантлар, спортчылар, яшь журналистлар, волонтерлар - киләчәге өчен без, өлкәннәр, бүген иң яхшы шартлар тудырырга тиеш!

Осиновода без 1,2 мең урынга исәпләнгән яңа мәктәп, балалар бакчасы, ә төзелә торган күп профильле поликлиника янында «Майский» комбинаты ярдәмендә балалар сәнгать мәктәбе төзергә планлаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International