Бүген бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 198 ел тула

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Ул 14 нче февральдә Зеленодольск районының Кече Шырдан авылында туган. Каюм Насыйриның кече ватанында тарихны хәтерлиләр һәм бөек шәхес салган традицияләрне хөрмәт итәләр.

Язучының кече ватанын Кече Шырдан авылы эшмәкәре, ТР атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина торгыза башлады. Нәтиҗәлерәк эшләү өчен ул Каюм Насыйри Ватанын торгызу фондын булдырды һәм җитәкли башлады. Беренчеләрдән булып шушы фонд ярдәмендә К.Насыйриның исеме белән бәйле мәчет төзекләндерелде.

Кече Шырданда «Шүрәледә кунакта» туристлык маршруты дәвам итә. Бу-мифик персонажларның агач скульптуралары, Каюм Насыйриның мәчете, чишмә, кое, шулай ук күренекле шәхес яшәгән йорты булган объектлар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Зеленодольск районында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган чараларга әзерлек башланды, без аны 2025 елда билгеләп үтәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International