Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге остазларының I слеты

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

2023 нче елның 27 нче февраленнән 1 нче мартына кадәр Казанда «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге остазларының I слеты оештырылачак.

Чара мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт учреждениеләре базасында хәрәкәтнең клублары (беренчел бүлекләре) эшчәнлеген үстерү өчен җаваплы остазлар командаларын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Слетта катнашу өчен гаризаны https://utalents.ru/event/SletNastavnikov2023 сайтында 2023 нче елның 20 нче февраленә кадәр бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International