Зеленодольскийда Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан тантаналы митинг уздырылды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Җиңү паркына Юнармия волонтерлары, ветераннар, сугышчыларның хатыннары һәм әниләре, битараф булмаган кешеләр килде.

Митингта катнашучылар арасында – Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Старостин, ЗМР хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Марсель Мурзабаев бар иде.

- Бу бәйрәм үз бурычларын лаеклы үтәгән Ватан улларына багышланган. Без алар белән горурланырга һәм аларны истә тотарга тиеш! Мәңгелек ут янганда һәм солдатларыбызның батырлыклары турындагы хәтер исән чакта, илебез бөек һәм җиңелмәс булып калачак! – дип, Александр Старостин үз теләкләрен җиткерде.

Геройларга рәхмәт йөзеннән мемориалга чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International