Бөтенроссия акциясе - "ТКХ диктанты” торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдә гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
«ТКХ диктанты» акциясе «ТКХ мәктәбе» порталында оффлайн - һәм онлайн-форматларда узачак. Уңышлы узган тест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы алган нәтиҗәне раслаучы электрон сертификат алачак. Онлайн-тест үткәрү нәтиҗәләре буенча «ТКХ өлкәсендә төбәкләрнең грамоталылык рейтингы» булдырылачак. Рейтинг тестны уңышлы узган гражданнар саныннан чыгып формалаша.