Зеленодольскийда махсус хәрби опреациядә һәлак булган сугышчыларның аналарына Батырлык ордены тапшырдылар

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

           Кичә Зеленодольск музыка театрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды. - Ватанны саклауга караганда югарырак максатлар юк. Бу көнне без ветераннарыбызга, көч структуралары хезмәткәрләренә, безнең ирләргә рәхмәт белдерәбез! Махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларга, аларның гаиләләренә, иман, көч һәм фидакарьлек өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә, - диде Афанасьев. Россия Федерациясе Президенты Указын үтәү йөзеннән Батырлык ордены белән Солнцев Александр Николаевич һәм сержант Таһиров Айдар Айратович бүләкләнде. Бүләкләрне аларның әниләренә - Татьяна Николаевнага һәм Гөлиния Нурзакрамовнага тапшырдылар. "Торабыз" җыры астында зал урыныннан торды һәм Геройларның әниләренә кул чапты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International