Зеленодольскида өстәмә сайлаулар кайда була

2013 елның 7 августы, чәршәмбе
8 сентябрьдә шәһәрдә икенче чакырылыш Зеленодольск шәһәр Советына депутатларны өстәмә сайлаулар 11нче, 25 нче бер мандатлы сайлау округларында  булачак.

11 округ - 1514нче участок сайлау комиссиясе, Гастелло урамы, 4нче йорт – А.Н.Туполев исемендәге КАИ – КНИТУ филиалы Зеленодольск машина төзелеше институты, тел.  4-24-97, Гастелло урамы, 1,1а, 6 нчы йортлар, Гоголь урамы, 49,51, 53, 55, 57, 59 нчы йортлар, Зеленая урамы, 7дә алып 34а йортына кадәр, Лиственная урамы, 7дән алып 34а  йортына кадәр, К.Маркс урамы, 52,54,56,58,59, 61а, 63нче йортлар, Осипенко урамы, 7дән алып 34а йортлары, Серов урамы, 7дән алып, 34а  йортына кадәр, Солнечная урамының 1нче йорты керә.

25 округ – 1533 нче участок сайлау комиссиясе , Комаров урамы, 22а йорты – Зеленодольск шәһәре, Балалар сәнгать мәктәбе бинасы, тел. 3-77-03, Комаров урамы, 14нче йорт, Төзүчеләр  проспекты, 7,9, 11,38,40,42, 42а, 44нче йортлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International