Хезмәтне саклау буенча белгечләр “Связь Петролиум”да булды

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

16 июльдә Футбольная урамында яшәүчеләр “Связь Петролиум” ширкәте территориясендә  ягулык-майлау материаллары саклана торган складта  янгын чыгуы турында хәбәр итә. 1000 куб м күләмле сыешлыкта бензин пары кабына. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр калган 14 сыешлыкка ут капмасын өчен, барысын да эшли. Икесе янгынга бигрәк тә якын була. Куелган бурычны  үтиләр. Янгынның ремонт эшләре вакытында чыгуы билгеле була.

Бу очрак Зеленодольск муниципаль районының хезмәтне саклау Советының күчмә утырышында каралды. Әлеге Советка башкарма комитет, социаль иминиятләштерү фонды, эре предприятиеләрнең хезмәтне саклау бүлекләре вәкилләре керә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Егоров белдергәнчә, Совет вәкилләре монда кемнедер тәнкыйтьләргә түгел, ә  бәлки, киләчәктә мондый вакыйгаларны булдырмау өчен җыелган.  Белгечләр вакыйга булган урынны карадылар, төрле сораулар бирделәр һәм вакыйганы күзалларга тырыштылар. Аннары Совет әгъзалары предприятиедә хезмәтне саклауның куелышы белән танышты һәм ул тиешле югарылыкка куелган, дип белдерде.Совет әгъзалары мондый күчмә утырышларны уздыру практикасын дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International