Зеленодольскиның беренче дүрт гаиләсе авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм акциясендә катнашты. Кулланган коммуналь-торак хезмәтләренә түләү күпчелек өчен проблемага әйләнде, район җитәкчелеге моны аерым контрольдә тота. Бүгенге көндә шәһәр һәм район халкы төрле ресурслар белән тәэмин итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга 200 млн сумнан артык бурычлы. Мондыйлар арасында астыртын түләмәүчеләр күпчелекне тәшкил итә, әмма арада чыннан да авыр хәлдә калган гаиләләр дә бар. “Уют” ширкәте матди ярдәм итү өчен шундый дүрт гаиләне сайлап алды. Мондый ярдәм компаниягә шактый зур сумма – 170 мең сумга төшкән, әмма алар чын күңелдән Ураза бәйрәме һәм Шәһәр көне уңаеннан ярдәм иткән. Эшмәкәрләр бу гаиләләрнең коммуналь хезмәтләргә бурычын каплап кына калмаган, бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр дә ясаган.
Зеленодольск шәһәре коммуналь-торак хуҗалыгы департаменты җитәкчесе эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде һәм башка бай эшмәкәрләр дә мондый башлангычтан читтә калмас, дип ышана.