Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча киңәшмә

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Зеленодольскида торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар мәсьәләсе тикшерелде. ЗМР җитәкчелеге киңәшмәсендә ЖКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов ике ай эчендә бурычлар 249 млн сумнан 232 млн сумга кадәр  киметүләрен белдерде. 2013 елның 1 сентябренә  бу сан 215 млн сумга кадәр кимергә тиеш.

Халыкның 3-5 проценты коммуналь хезмәтләр өчен берничек тә түли алмый. Халыкның түләү сәләте түбән булуы мәсьәләсе   республика дәрәҗәсенә чыгарылды. Түләүләрне дәүләт субсидияләштерүе яки ЖКХ  түләүләре буенча рентабельле тарифлар формалаштыру  кирәк дигән фикер яңгырады.

   
“Жилкомплекс” ширкәте директоры Марат Хәйруллин халыкның 70 проценты коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли, 20 проценты ике-алты айга соңара, ди. Бурычлар зур булу сәбәпле, 27 майдан - Мирныйда, 17 июньнән шәһәрдә кайнар су бирелүдән туктатылды. Моннан кала 1367 фатирда электр бирү дә туктатылды. Тагын күпкатлы йортның 15 фатирына кайнар су бирелми.
39, 5 млн сумны кире  кайтару өчен 2276 фатир хуҗасы судка бирелде. Зеленодольск шәһәре башкарма комитет җитәкчесе ярдәме белән бурычлы эшмәкәрләрдән 5 млн 423 мең сум  акча түләтелде. Утырыш рәисе ЗМР башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев ОДН ның ничек хәл ителүе белән кызыксынды. Беркем дә ачык аңлаешлы итеп аңлатып бирә алмады, шуңа күрә моны сентябрьдә булачак утырышка калдырырга булдылар.  “Жилкомплекс” идарә компаниясенә бурычларны кайтару буенча эшне  тагын да көчәйтергә кирәклеге  искәртелде. Монда суд приставлары да, участковыйлар да, ТСЖ рәисләре дә  катнашырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International