Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин зеленодоллыларны Ураза бәйрәме белән котлады

2013 елның 8 августы, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле мөселманнар! Кадерле ватандашлар!
Сезне барлык мөселманнар өчен изге  булган Рамазан ае төгәлләнүе һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм барлык рухи кыйммәтләрнең ныгуы  көне. Аны бай өстәлләр артында гына түгел, изге гамәлләр кылып үткәрергә кирәк. Мохтаҗлар игътибардан читтә калмасын. 
Бу көнне сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең  ярлыкавын телим.Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык-куанычлар, бәхет алып килсен! Кылган догаларыгыз ,изге гамәлләрегез кабул булсын!
Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
Александр Тыгин, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International