Төзелеш активлыгы рейтингында Зеленодольск районы дүртенче урынны алды

2013 елның 9 августы, җомга
Бөтендөнья студентлар уенына әзерлек барганда безнең район “Казан-арена” стадионын төзүдә актив катнашты. Биредә Универсиада уеннарының ачылу һәм ябылу тантаналары булды. 30 марттан 5 июльгә кадәр биредә төзүчеләр, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, бюджет оешмасы хезмәткәрләре – Зеленодльск районы волонтерлары эшләде.

Зеленодоллылар үз алдына куелган бурычны намус белән үтәп чыктылар.
Республика төзелеш министрлыгында стадионда башкарылган эшнең мониторингын алып барды, балларны җыеп, һәр районның Универсиада объектларын төзүдәге рейтингын билделәде. Нәтиҗә буенча безнең район Казан, Түбән Кама, Әлмәттән кала дүртенче урынга лаек булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча җыелган балларга ярашлы рәвештә бу шәһәр һәм районнар спорт мәйданнары белән бүләкләнә. Зеленодольск районына 15 млн сумлык спорт корылмалары тия. Район башкарма комитеты Васильево, Осиново, Зур Ключи, Карамалы Тау, Норлатта спорт мәйданчыклары төзү турында карар кабул итте. Төзелеш эшләре подрядчысы – “СтройИнвестХолдинг” ширкәте. Эш 2013 елның 15 октябренә төгәлләнергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International