Зеленодольскида кышка әзерлек кулланучылар түләмәве аркасында начар бара

2013 елның 9 августы, җомга
90 мең кешенең тормыш итү шартлары “Зеленодольск җылылык челтәре” предприятиесенең кышка никадәр тиз һәм сыйфатлы әзерлегеннән тора.

Әлеге предприятие шәһәрдә - 526 йортка, ә районда исә 123 йортка җылылык бирә. Кыш башланганчы җылылык челтәре предприятиесе 12,4 млн сумлык эш башкарырга тиеш.
Хәзер предприятие белгечләре җылылык челтәренә диагностика ясыйлар, сыныйлар, ремонт эшләрен башкаралар. Торбаларны алмаштыру эшләре дә бара. Хәзерге заманча материаллардан ясалган торбаларның хезмәт күрсәтү срогы 30-40 ел. Быел 1,3 км торба, шул исәптән магистраль торбалары алмаштырылган. Әмма кышка әзерлекне астыртын түләмәүчеләр артка сөйри. Кулланган хезмәтләр өчен акча килмәү сәбәпле, предприятиедә ремонт эшләре графигы көн саен артка күчерелә. Аннары мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре дә җылылык челтәрен кышка әзерләүдә ялкаулык күрсәтә. Ә торбаларга җылылык биргәч, әле монда, әле тегендә торбалар тишелеп чыгуы билгеле була. Ерак барасы түгел, узган ел музыка мәктәбендә, Горький исемендәге мәдәният сараенда, 10нчы мәктәптә, кайбер балалар бакчасында шундый хәл килеп чыкты.

“Энергияне саклау” законы буенча 2013 елның 1 гыйнварына барлык торак йортлар да җылылык энергиясен исәпләү приборлары белән тәэмин ителергә тиеш иде. Билгеләнгән вакыт үтеп китте, ә чынлыкта исә күп кенә оешмалар бу законны үтәргә җыенмый. Ә бу исә җылылык белән тәэмин итүдә проблемалар тудыра, ди җылылык предприятиесе директоры Наил Гыйльметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International