Эшмәкәрләргә субсидия бирү буенча конкурска заявкалар кабул ителә

2013 елның 12 августы, дүшәмбе
Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ТР Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программасы кысаларында субсидия бирү буенча конкурста (30 октябрьгә кадәр) катнашу өчен заявкалар кабул ителүе хакында хәбәр итә. Конкуста катнашырга теләүчеләр Зеленодольск муниципаль районының "Зеленый Дол инвестицияләр үзәге"нә Зеленлодольск шәһәренең Первомайская урамының 20нче йортына  килеп консультация ала  яки бәйгедә катнашу өчен заявка язуда ярдәм ала ала. Тел.   тел. (84371) 4-17-91. "Лизинг-грант" программасында катнашу өчен заявкалар ТР Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Московская урамы, 55нче йорт, 125нче кабинет,  тел./факс 524-90-90. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International