Зеленодрольскида таксилар закон нигезендә эшли башлый

2013 елның 13 августы, сишәмбе

Зеленодольскида 20 такси-фирмасы эшли. Законга ярашлы рәвештә  хәзер барлык автомобильләр  дә закон таләпләренә туры килергә, ягъни сары яки ак төстәге кузовларында  –  “шашечкасы”, түбәсендә оранж төсендә фонаре, әгәр юл озынлыгы фиксацияләнмәгән икән, счетчик белән касса аппараты булырга тиеш. ТР Транспорт  министрлыгы белдергәнчә, республикада барлыгы 16 мең  таксист эшли, шуларның яртысыннан артыгы рәсми төстә түгел. ЗМР башкарма комитетының инфраструктура үсеше һәм төзелеш департаменты  хезмәткәре Роман Котельников белдергәнчә, шәһәрдә 120 кешегә мондый хезмәт күрсәтү өчен рөхсәт бирелгән. Кызганычка каршы,  күпләр рөхсәтсез эшли. Зеленодольск урамына көн саен ничә такси чыгуын әйтүе кыен. Таксиның 30 проценты гына рөхсәт белән эшли.

Такси хезмәтен рәсмиләштерүнең бер кыенлыгы да юк. Автомобиль барлык таләпләргә туры килгән очракта, башкарма комитетка килеп, гариза язарга, документларны  тапшырырга һәм дәүләт пошлинасы (400 сум) түләргә генә кирәк.

Такси хезмәте күрсәтелгәндә закон бозылган очракларда (алар югарыда күрсәтелде) физик затларга – 3 мең сум, вазифадагыларга – 10 мең сум, юридик затларга исә 50 мең сум штраф каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International