Зеленодольскида элеккеге тулай тораклар ремонтланачак

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Тулай тораклар ремонтлана башлады! Ике күпкатлы йортны ремонтлау өчен шәһәр бюджетыннан 5 миллион 300 мең сум бүлеп бирелгән. Болар Гастелло һәм Татарстан урамындагы тулай тораклар. Муниципалитетка бирелгән тулай тораклар шәһәрдә барлыгы 33. Алар барысы да капиталь ремонтка мохтаҗ. Дәүләт программасына бу йортлар төрле сәбәпләр белән керми калган. Капиталь ремонт җирле салым түләүчеләр хисабына ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International