Барлык уку йортларнда яңа уку елына әзерлек эшләре бара.

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Быел безнең районда шәһәрнең 10, 11, 14нче мәктәпләрендә, районның Осиново гимназиясендә һәм Әйшә мәктәбендә капиталь ремонт бара.

Зеленодольскига капиталь ремонт программасы буенча 29 миллион сум һәм балалар иҗаты үзәгенә җиһазлар алу өчен 13 миллион сум бүлеп бирелде. Республика җитәкчелеге Осиновода яшәүчеләргә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзеп бетерергә булышты. Бу объектка 83, 6 миллион сум бюджет акчасы бүлеп бирелде.
Шулай ук янгын куркынычсызлыгы өчен дә уку йортларына 19, 5 миллион сум бүленгән.
Районның мәгариф идарәсе көн саен ремонт эшләре буенча мониторинг үткәрә. Һәм бүген уку йортларының әзерлеге 80 процент дип бара. Белем көненә барлык уку йортларында төзелеш эшләре төгәлләнәчәк һәм балалар чиста сыйныфларга укырга киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International