Васильеводда пыяла заводы 172 млн. сумга сатудан китә

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Сатуларны оештыручы булып «Россия аукцион йорты»АҖ чыгыш ясый. Заводны шәхси инвестор сатып алганлыгы билгеле.

Предприятие мәйданы 15 гектар тирәсе, гомуми мәйданы 27,9 мең кв.м. булган җитештерү-склад биналары, үсеш алган логистика тимер юллар һәм Волгага чыгу урыны бар.
- Рәсмиләштерү процедуралары тәмамланганнан соң, без инвестор белән бу мәйданчыкны ничек үстерергә икәнлеге турында уйланачакбыз. Анда кызыклы производство барлыкка килергә мөмкин. Бәлки, тарихка кире кайтырга һәм пыяла савытлар җитештерә башларга да мөмкин, - дип ассызыклады Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Исегезгә төшерәбез, Васильево пыяла заводы 2019 елның августында ТАТАГРОПРОМБАНК исеменнән АСВ дәгъвасы буенча банкрот дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International