Зеленодольскида Ишегалды бәйрәмнәре башланды

2013 елның 16 августы, җомга
15 августта Зеленодольскиның берничә ишегалдында бәйрәмнәр узды. Иң матур ишегалдын сайлау хәзер традциягә әйләнде. Бәйрәмгә әзерлек вакытында ишегаллары төзекләнде: эскәмияләр буялды, балалар мәйданчыклары куелды, чәчәкләр утыртылды.
Кайбер йортлар, ишегаллары шәһәрнең иң матур җирләренә әйләнде. Мәсәлән Гоголь урамының 59нчы йорты. Биредә чын әкияти ишегалды.
Әти-әниләр, балалар бәйрәмнең чын кунаклары иде. Алар өчен бәйрәм программасы әзерләнде: иң яшь, иң өлкән кешеләргә бүләкләр бирелде, беренче сыйныфка баручыларга канцелярия товарлары бүләк ителде.
Ишегалларын тикшерүче комиссия нәтиҗәне Шәһәр көнендә ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International